Каз, үрдәк, күркә, бройлер чебиләре алучыларга субсидия бирәләр – бәяләре белән танышыгыз
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы чебиләр сатып алуга тотылган чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итә.
Шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнарга 2025 елның 1 апреленнән 1 июленә кадәр яшь кош-корт (каз, үрдәк, күркә, бройлер чебиләре) сатып алуга тотылган чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидия бирелә. Моның өчен 2 июльдән 16 июльгә кадәр гариза бирергә кирәк. Бу турыда министрлык сайтында язылган.
Субсидия түбәндәге шартлар үтәлгәндә бирелә:
- чебиләр авыл хуҗалыгы кошлары үрчетү белән шөгыльләнүче һәм Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән кошчылык хуҗалыкларыннан сатып алынган булырга тиеш;
- сатып алына торган чебиләрнең яше 30 көннән дә зуррак булмаска тиеш;
- бер шәхси ярдәмче хуҗалыкка алына торган чебиләр саны 50дән 100 башка кадәр булырга тиеш;
- сатып алына торган чебиләр партиясенә ветеринария документлары җыелмасы булырга тиеш.
Субсидияләр күләме түбәндәгечә карала:
- 1 күркә чебиенә – 200 сум;
- 1 каз бәпкәсенә – 200 сум;
- 1 үрдәк бәпкәсенә – 120 сум;
- 1 бройлер чебиенә – 100 сум.
Документлар «Минем субсидияләр» («Мои субсидии») системасы аша электрон рәвештә кабул ителә.
Гаризаларны сайлап алу буенча мәгълүмат, субсидияләр бирү тәртибе, сайлап алуда катнашу өчен документ формалары Министрлыкның рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://agro.tatarstan.ru/podderzhka-lph-na-soderzhanie-doynih-korov.htm.
Кече хуҗалыклар субъектларына ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев