Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Октябрьдә бакчачы эшләре

Октябрь — бакча эшләренә йомгак ясап, киләчәккә планнар кору ае. Шуның белән бергә, октябрьдән алып без кышка әзерләнә башлыйбыз.

  • Әгәр суыклар башланмаса, айның беренче ункөнлегендә алма, чия, груша, слива үсентеләренең җирле сортларын утыртырга була.
  • Җиләк һәм җимеш бирә торган үсемлекләрнең төпләренә органик ашламалар салып, тамырларына зарар китермичә, казыйлар һәм туфракны йомшартабыз.
  • Җимеш бирә торган агачларга кәүсә тирәли мул итеп су сибәбез. Бакча җиләкләре түтәлләрен, яшь үсентеләр тирәсен дә тиреслибез.
  • Ботак кискеч белән агачтагы коры үсентеләрне кисәбез. Вакытлыча урынга 10 октябрьдән соң да үсентеләр утыртырга була. Үсенте кышлыкка шунда кала. Бу очракта аның тамырына ком сибү кулай күрелә. Ай ахырында аны туфрак белән күмәбез. Әгәр мөмкинлек булса, үсентене ылыс белән каплыйбыз. Болай эшләгәндә ул тычкан кимерүеннән саклыйбыз.
  • Иртә язда үсентеләрне һәр һәвәскәр бакчачы үзе планлаштырган урынга күчереп утырта ала. Әлеге эшләрне җиренә җиткереп үтәү, киләсе елның мул уңышына нигез салу дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев