Әгъбәс авылында яшәүче тыл ветеранына 90 яшь
Әгъбәс авылында яшәүче Сабантуй иртәсе Әгъбәс авылында яшәүчеләр өчен аеруча сөнечле, авылдашлары, сугыш чоры баласы, тыл ветераны Мәкнүнә Мөхәммәтислам кызына бүген 8 июньдә 90 яшь тулды.
Аны юбилее белән Актаныш район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова котларга барды. Мәкнүнә Мөхәммәтислам кызына илебез җитәкчелеге- Россия президенты В. В. Путинның котлау хатын, районыбыз башлыгы Ленар Зариповның тәбрикнамәсен тапшырды.
-Тормыштан канәгать булган, күңел көрлеге нур чәчеп торган хөрмәтле райондашыбыз ул Мәкнүнә апа. Без котларга килгәндә балалары, онык-оныкчыклары белән авыл Сабантуена чыгарга әзерләнә иделәр. Дөньяга, кешеләргә рәхмәтле паның озын гомерле булуы юкка түгел. Бик ачык йөзле, көн саен гимнастика ясый, биеп тә ала икән әле ул. Хуҗалыкта бик авыр елларда эшләвенә карамастан, сагынып, җылы итеп искә алды, – дип хәбәр итте Дилбәр Миркасыйм кызы.
Юбилярыбызны Чуракай авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Хәйдәров та да котлап изге теләкләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев