Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бергәләп сөеник

Ак халатлы фәрештәләр бүләкләнде

Бүген район мәдәният йортында табиблар, урта һәм кече медицина хезмәткәрләре арасында узган «Ак чәчкләр» бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Бүген район мәдәният йортында табиблар, урта һәм кече медицина хезмәткәрләре арасында узган "Ак чәчкләр" бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан узган тантаналы кичәдә хезмәтләрендә аеруча уңышларга ирешкән башка шәфкать ияләре дә хөрмәтләнде.

Тантаналы чарада район башлыгы Ленар Зарипов, район суды рәисе Хәмит Янгиров, Актанышыбызның Мактаулы гражданы Рәүхәт Салихҗанов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбарасы Дилбәр Әнвәрова, районыбызның абруйлы шәхесе Фирнаял Шәвәлиев, Яр Чаллы шәhәре Кама балалар медицина үзәге баш табибы Альберт Хәертдинов, Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге федераль хезмәтнең Яр Чаллы, Актаныш, Минзәлә, Тукай районнары буенча территориаль бүлегенең җитәкче урынбасары Луиза Хафизова катнашты. 

Алар, бәйге номинацияләрендә җиңүчеләрне хөрмәтләделәр. 


Медицина хезмәткәрләре — иң мактаулы һәм хөрмәткә ия һөнәр кешеләре. Һәркайсыбызның гомере бер генә һәм без аны аларга ышанып тапшырабыз. Кеше өчен иң кыйммәтле байлык, хәзинә саналган тән саулыгын бернинди бәяләр белән дә үлчәп булмый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Актаныш-информ"