Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бергәләп сөеник

Аккүз авылында яшәүче Рәхилә Госманова 100 яшьлек юбилеен каршылады

Бүген, 20 августта Аккүз авылында яшәүче Рәхилә Госманова 100 яшьлек юбилеен каршылады. Гасыр яшьтәшен Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов котлап Татарстан Республикасы Рәисенең тәбрикнамәсен тапшырды. Рәхилә Госман кызына авыр Бөек Ватан сугышы чорында Бөек Җиңүне китергән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ленар Рафак улы кулыннан купшы чәчәк гөлләмәләрен кабул итеп алган йөзьяшәр райондашыбызның бермәл күңеле тулып та алды. Шулай булмый ни, балачагы, яшьлек елларының авырлыгы әле дә исләренә төшә. Бүгенге бәхетле тормышына мең шөкер итеп яшәгән чагы Рәхилә әбинең.

Рәхилә Госманова гомере буе туган нигезенннән аерылмый. Мәктәптә яхшы укый ул, Иске Байсар мәктәбенә барып, чоры өчен бик дәрәҗәле 10 нчы сыйныфны тәмамлый.

Кызның сәләтен күреп башлангыч сыйныфларны укытырга куялар. Киләчәктә укытучы булырга уйлый, әмма әтисенең авырып китүе аркасында Минзәлә педучилищесына укырга бару хыялда гына кала.

Әти-әнисен карап, тәрбияләп соңгы юлга озата. Туганнарын да югалта. Хуҗалыкта батырып эшли, кайсы вазыйфага алынса да, җиренә җиткереп башкара. 

Рәхилә әби хәзер килене Вәсилә апа белән гомер итә. Бик канәгать ул кызы кебек күргән Вәсиләсеннән. Бердәнбер улы күптән вафат, килене аның терәге, иптәше, дусты, сердәше. Оныкларын карап үстерүдә улы белән килененә нык ярдәм итә. Пенсия акчасы килү белән кибеткә барып оныкларына тәм-томнар, уенчыклар ала торган була.

Вәсилә апа 6 яшьлек оныгының аягы сынгач, күтәреп Сөн елгасына алып барганын, зур йомшак аю алып биргәнен искә алды. Озын гомерле булу серен исә әбинең характерына бәйле ди, килене:

-Беркайчан да кешедән көнләшмәде, кешене яман итеп сөйләмәде. Балаларны ачуланмады. Әнием кебек бик якын ул миңа. Мин аңа нык рәхмәтле,- ди дүрт бала әнисе, үзе дә кайнана Вәсилә апа.

Рәхилә апаны карап, тәрбияләп гомерен озайтканы өчен Ленар Зарипов йөзьяшәрнең якыннарына рәхмәтләрен җиткерде.

Аккүз авыл җирлеге башлыгы Галина Имамова, «Чишмә» хуҗалыгы җитәкчесе Ринат Сәхабетдинов, ветераннар оешмасы җитәкчелеге дә бәйрәмгә бүләкләр, чәчәкләр белән килгәннәр иде. Авылның ак әбисен хөрмәтләп бүләкләр тапшырып, изге теләкләрен юлладылар. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев