Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бергәләп сөеник

Аккүз мәктәбе яңалыклары

IV Республика фәнни-гамәли конференциясе 9 мартта, Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Советлар Союзы Герое И.Е. Кочнев исемендәге 2нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Экология, дөнья һәм без» IV Республика фәнни-гамәли конференциясе уздырылды.

Әлеге конференциядә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Ильвина Шәйдуллина «Кече Ватанның танылган кешеләре» секциясендә чыгыш ясап, «Туган якны тикшерүче» номинациясендә җиңүче Дипломы белән, ә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Розалия Гарифҗан кызы Җәмилова «Үз эшенең остасы» секциясендә «Иҗади якын килү өчен» номинациясендә җиңүче Дипломы белән бүләкләнделәр.

***
Бүген, Казан дәүләт аграр университеты тарафыннан уздырылучы „Татарстанның яшләре һәм фәне - киләчәккә адым” дип исемләнгән Республика фәнни-практик конференциядә Аккуз мәктәбенең 8нче класс укучысы Айзилә Әхмәтова „Минем Кече Ватаным” номинациясендә 3 урын, ә Гамил Шәйдуллин „Авыл һөнәрләре” номинациясендә 1 урын алды. Җитәкчеләре Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы. Чын күңелдән, ихлас йөрәктән котлыйбыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев