Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бергәләп сөеник

«Актаныш-информ»да кунак бар: «Алтынчәч» балалар бакчасы нәниләре журналистлар эшчәнлеге белән танышты

«Актаныш-информ» мәгълүмат үзәге соңгы вакытта районыбыз мәктәпләре һәм балалар бакчалары өчен профориентация үзәгенә әйләнде.

Укучылар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар безнең яңартылган, матур, заманча бинабызга экскурсиягә яратып киләләр. Биредә эшләүчеләр белән аралашып журналист, диктор, фотограф, версткалаучы, корректор һәм башка һөнәр ияләренең эшчәнлеге белән танышалар.

Бүген мөхәрриятебездә "Алтынчәч" балалар бакчасы нәниләре кунакта булды. Нәни егет һәм кызлар телевидение, радио, сайт һәм социаль челтәрләр, "Актаныш таңнары" газетасы редакцияләрендә булдылар.
Яңалыклар үзәгендә кайнаган апа-абыйлар белән аралаштылар, сорауларын бирделәр, хәтта бер мәлгә журналист та булып карадылар- цифрлы фотоаппаратка үзләре төшкән фотоларны карадылар. Экскурсия бергәләп фотосурәткә төшү белән тәмамланды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев