Актаныш районы инвалидлар оешмасы бүген Изге Болгар җирләренә сәяхәт оештырды
Актаныш районы инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова белән бергәләп унсигез райондашыбыз бүген Изге Болгар җирләренә сәяхәт кылды.
X гасырда нигез салынган тарихи Изге Болгар шәһәре Идел буе татарларының Ислам динен кабул итү урыны буларак изге җир дип санала.
Бөек Болгар ханлыгы заманнарыннан калган һәм реконструкцияләнгән таш пулатлар, манаралар, иң зур Коръән китабы урнашкан музейда, табиб йорты музеенда һәм башка истәлекләрне карарга бирегә Татарстан, Россия, хәтта чит илләрдән дә туристлар килә.
Бүген безнең райондашларыбызны Изге Болгар тыюлыгында ачык йөз белән каршы алдылар. Чөнки оешма җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова музейга алдан ук хат язып, экскурсия көнен билгеләп куйган, сәламәтлеккә туймаган райондашларыбызның гозере буенча экскурсиянең татарча алып барылуын сораган.
- Шундый яхшы тәэсирләр белән туган Актанышыбызга кайтып барабыз. Изге Болгар шәһрчелеге хезмәткәрләренә рәхмәтләребез чиксез. Илүзә Илдусовна исемле экскурсоводыбыз безне олы юлга ук чыгып каршылады, саф татарча эчтәлекле, матур сөйләме белән аңлатып, безне Болгар буенча сәяхәт иттерде. Сәламәтлек буенча инвалидларга биредә игътибар бик яхшы. Экскурсияләрне бушлай уздырдылар, хәтта кафеда туклануга да зур ташлама ясадылар, беренче, икенче ашлар белән сыйландык, чәй янына чәкчәккә кадәр куйганнар иде.
Сәяхәтчеләрем рухи яктан баеп, күңелләре күтәрелеп кайтып килә. Тәэсирләре күзләренә үк чыкты, уңай тойгылар кешенең авыруын чигендерә, тормышын ямьле итә,- ди Фәйрүзә Сөнгать кызы.
Изге Болгарга сәяхәткә ике еллап җыенганнар, әлеге дә баягы финанслар булмау аркасында тукталып калганнар. Бу җәйдә исә инвалидлар оешмасына күк капусы ачылгандай була. Иганәчеләр бик зур ярдәм күрсәтә, автобус, аңа ягулык өчен чыгымнарны исемнәрен белгертеогә теләмәгән хәйриячеләр күтәрә.
Бүгенге сәяхәттә катнашучылар Актаныш районы инвалидлар оешмасы, аның җитәкчесе Фәйрүзә Разетдиновага олы рәхмәтләрен җиткерәләр, алдагы эшләрендә зур уңышлар телиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев