Актаныш

Актаныш районы

16+
Бергәләп сөеник

Иске Кормаш авылыннан Данияр Әскәров гаиләсе өчен тавыш бирик!

Татарстанда ишегалларының иң яхшы Яңа ел бизәлешенә кабат тавыш бирү башланды. «Ә безнең ишегалдында...» дип исемләнгән конкурста ктаныш районының Иске Кормаш авылыннан Данияр Әскәров гаиләсе дә катнаша.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм "Татар-информ" агентлыгы "Ә безнең ишегалдында...» дип исемләнгән конкурс игълан иткән иде. Иң күп тавыш җыйган өч катнашучы җиңүче булачак. Аларга акчалата бүләкләр тапшырылачак.
Конкурста Актаныш районының Иске Кормаш авылыннан Данияр Әскәров гаиләсе дә катнаша vk.com/wall137151851_1008.

Әскәровлар гаиләсе Яңа елны Көнчыгыш календаре буенча 2025 ел символы- Елан ясап каршылады. Ел патшабикәсенең озынлыгы - 18 метр.

Шулай ук Данияр һәм Тәрҗимәнең капка алдын Кыш Бабай, Кар кызы, бүләкләр тутырылган капчыклар, клоун, аю, пингвин, төлке, медуза һәм башка мультфильм геройлары бизи.

 Яңа ел композициясенең төп өлешендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган сыннар каршы ала. Кардан «Мәңгелек ут» мемориалы, Казан Кремленең сәгатьле манарасы, махсус хәрби операция тематикасына «Улын көтүче ана» һәйкәле ясалган.

Узган Гаилә елына карата Әскәровлар күлдә йөзүче кар аккошларын багышлаган.

Шунысы игътибарга лаек- Әскәровлар гаиләсе ишегалдын кышкы бизәү буенча конкурста өченче тапкыр — 2023 елдан бирле катнаша.


Дуслар, әйдәгез, тагын бер тапкыр райондашларыбызга җиңәргә ярдәм итик, шушы сылтама буенча кереп, безнекеләр өчен тавыш бирик: vk.com/wall-26433195_214020

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев