Иске Солтанголда яшәүче Флүрә Сәрвәровага 95 яшь: Бәхете олыгайган көненә калган икән!
Бүген, 1 сентябрьдә Иске Солтангол авылында яшәүче Флүрә апа Сәрвәровага 95 яшь тулды. Бер гасырга якын гомер иткән хөрмәтле райондашыбызны Актаныш районы һәм Иске Богады авыл җирлеге җитәкчелеге, авылдашлары, балалары, туганнары кайнар котладылар. Әлеге матур бәйрәмдә «Актаныш-информ» журналистлары да катнашты.
Флүрә апабызга һич кенә дә 95 яшь бирмәссең! Кадердә, хөрмәттә, елмаеп-балкып курчак өе кебек матур йортында каршылады ул безне. Авылның иң хөрмәтле кешесен олуг юбилее белән котларга үзе белән бергә гомер кичергән, аралашкан хезмәттәшләре, күршеләре килгәннәр. Иң элек Коръән ашы уздырганнар, изге догалар укып, бүгенге матур тормышка канәгатьлекләрен белдергән өлкәннәр.
Чыннан да Бөек Ватан сугышының авыр елларын үз җилкәләрендә кичергән затлар бүгенге муллыкка безгә караганда күпкә шөкерле. Флүрә апаның да әтисе сугышка китә, авыл белән үлән ашап исән калдык, ди ул. Басуда хезмәт куя, сугыштан соңгы елларда сарык көтүе көтә, балалар бакчасында, соңрак егерме елдан артык почтальон булып эшли.
Флүрә Әхмәтгали кызы укуга хирыс булса да, язмыш җилләре аңа белем алырга мөмкинлек бирми. 8 сыйныфтан колхозга эшкә чыга. Ә почта эшен аеруча ярата, авылдашларын газета-журналларга яздырганда, шуннан я хикәя, я берәр мәкалә укып күрсәтә торган була. Хәзер авылга матбугат килмәгәнгә бик борчыла ул. Иске Богадыдагы почта үзәгеннән Солтанголга газета-журналлар тулы олы һәм авыр сумкасын асып, 7 километр җәяүләп барып алып кайткан, аннан өйдән-өйгә йөреп тараткан, посылкаларны даияләренә вакытында илткән, ай саен 110 кешегә пенсия акчалары өләшкән.
Авылдашлары аның бер якка кыегая-кыегая кайтуын хәзер дә шаккатып искә алдылар.
-Ул вакытта халык вакытлы матбугатны бик күп укый иде. Әнкәй беркөн дә калмыйча почта ташыды. Хезмәтенә бик җаваплы карады. Кайда гына эшләсә дә, гел хөрмәтләнде, эше югары бәяләнде. Өйдә ул безне бер дә тик тотмады, кеше кергәнче баскычыгыз юылган булсын дип өйрәтте. Әнкәебезгә безгә биргән киңәшләре, хәер -фатихасы өчен зур рәхмәт!- ди кызы Гөлсинә апа.
Флүрә апаның тол калганына да 30 елдан артык. Балаларын ялгызы башлы-күзле итә, гел булышып яши. Хәзер исә бәгырь җимешләре аның үзен бер генә минутка да ялгыз калдырмыйлар. Җәен Ландышы янында булган, быелгы кышта исә Актанышта яшәүче улы Флүр көн дә кайтып, бергәләп ураза тотканнар. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Рания Әхмәтова да сокланып сөйләде:
Иске Богады авыл җирлегендә 12 тыл ветераны яши. Шуларның берсе Флүрә апа. Авыл башлыгы вазыйфасын башкаруыма 7 генә ай әле. Атна саен Солтанголга киләм, Флүрә апага керми киткәнем юк. Ул кайчан гына килеп керсәм дә ачык йөз белән каршы ала, сөйләшә. Балалары һәрвакыт янында, әниләрен бик тәрбияләп яшиләр.
Аның сүзләрен килендәге Гыйльминур апа Ярмиева да куәтләде:
Иске Солтангол авылына килен булып төшкәнемә 57 ел. Флүрә апа белән бер-беребезгә ялгыш та сүз ишеттермәдек. Аның күңеле шулкадәр изге, эчкерсез булды. Шуңа да Аллаһы Тәгалә аңа матур гомер белән бүләкләгәндер.
Балалары безнең күз алдында үсте, искитмәле әйбәт холыклы алар. Әниләрен ялгыш та ялгыз калдырмыйлар. Кияү, киленнәре дә искиткеч яхшылар.
Флүрә ападан да бәхетле кеше юк. Бәхете олыгайган көненә калган икән. Моннан соң да шушылай бәхетле тормышта яшәсен!
Флүрә апа әле дә хәрәкәттә, бар вакыйгаларны да хәтерли, газеталар укый, бәйләм дә бәйли. Элекке тормышны хәзергесе белән чагыштырып, оҗмах, ди:
Кич урамга чыксаң, бөтен дөнья балкып тора. Яп-якты, утлар яна. Элек караңгыда авылның бер башыннан икенчесенә мунчага йөрдек. Төнлә уянып китәм дә, ил башлыкларына, укытучыларга, табибларга, барлык эшче халыкка изге теләкләр телим. Менә бу апаларыгыз-савымчылар иде, алар көянтә белән су елгадан ташып сыерларын эчерттеләр. Беркайчан зарланмадылар. Хәзер оҗмахта яшибез!
Флүрә Сәрвәровага юбилее белән котлап Россия президенты В. В. Путин да телеграмма юллаган. Аны бүген иртә белән район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов килеп тапшырган.
Шулай ук район башлыгы Ленар Зариповның тәбрикләүләре һәм чәчәк гөлләмәләре язмышы илебез тарихына аваздаш Флүрә апага олы хөрмәт билгесе ул.
Без дә Иске Солтанголның ак әбисен юбилее белән кайнар котлыйбыз! Киләчәктә дә хәерле сәламәтлек, җан тынычлыгы, рух күтәренкелеге теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев