Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бергәләп сөеник

«Көмеш кыңгырау» дусларын җыя» дип исемләнгән Шәүкәт Галиев премиясен тапшыру кичәсендә яшь иҗатчыларыбыз бүләкләнде

Даими авторыбыз Розалия ханым Җәмилованың чираттагы язмасын сезгә тәкъдим итәбез.

                                            14 мартта, Яр Чаллы  шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиядә оештырылган «Көмеш кыңгырау» дусларын җыя» дип исемләнгән Шәүкәт Галиев премиясен тапшыру кичәсендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Розалия Гарифҗан кызы Җәмилова катнаштылар.

                                            Бәйрәм газетаның актив хәбәрчеләрен барлау, зурлау, ә иң лаеклыларга Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый  премияләр тапшыру максатыннан оештырылды. Кичә барышында Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Илвина Шәйдуллина һәм Зәлия Исламова «Яшь шагыйрь» номинациясендә җиңүче булып Дипломнар белән бүләкләнделәр.

                                          Әлеге номинациядә җиңүчеләрне татар әдәбиятында танылган шагыйрәләрнең берсе, язучы Лилия Гыйбадуллина тәбрикләде һәм Илвина Шәйдуллинага үзенең махсус бүләген дә тапшырды. Бүгенге матур кичә күңелләрдә мәңге сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев