Райондашыбызга 95 яшь!
Байсар авылында яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны Разыя апа Усманова бүген үзенең күркәм гомер бәйрәмен - 95 яшьлек олы юбилеен каршылый.
Юбилярны истәлекле көне белән район Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева тәбрикләде.
Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм район башлыгы Ленар Зариповның котлауларын, бүләкләрен җиткерде ул.
Без дә юбилярыбызны ихластан туган көне белән тәбрик итәбез. Сәламәт булып, туганнарны бер табын артына җыеп, һәр туар таңнарны сөенечле хәбәрләр белән генә каршылап яшәргә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев