Таныла кеше тырыш хезмәтеннән: Ләйлә Галимова мәртәбәле бүләк белән хөрмәтләнде
Якташыбыз өчен шатбыз!
Татар мәдәни ресурс үзәге базасында Татарстанның уникаль чигелгән картасын тәкъдим иткәннәр иде. Бер тукымада республиканың барлык 43 районы һәм ике шәһәр округы күрсәтелгән. Шушы көннәрдә генә сөенечле хәбәр алдык: Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне алдыннан Чабаксарда илнең 70 төбәгеннән, шул исәптән Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан декоратив-гамәли сәнгать осталарын җыйган масштаблы фестиваль узды. Аның кысаларында Чуваш художество музеенда «Чигелгән Россия» күргәзмәсе гамәлләштерелде.
Безнең районның сәнгать мәктәбе педагогы, оста чигүче Ләйлә Ренарт кызы Галимова да Татарстан командасы составында катнашты һәм Чуваш Республикасының мәдәният министрының Рәхмәт хатына лаек булды.
Биредә барлыгы 1000 якын рәссам һәм этнограф катнашкан.
Без исә райондашыбызны мактаулы бүләккә ия булуы уңаеннан ихлас тәбриклибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев