Актаныш

Актаныш районы

16+
Бергәләп сөеник

Татар Суыксуы авылының хөрмәтле аксакалы үзенең 95 яшьлек юбилеен каршылады

Гыйнвар аенда Татар Суыксуы авылының хөрмәтле аксакалы Галиуллин Марсель Гыйндулла улы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул туган авылының тере тарихы, күп еллар авылдашлары арасында дини йолаларны намус белән үти.

 

Туып-үскән җирендә яшәп, гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган Марсель Гыйндулла улы якташларының ихлас хөрмәтен һәм яратуын яулаган шәхес. Аны гади, рухи яктан ныклы һәм искиткеч яхшы кеше буларак беләләр. Бүген аның ныклы гаиләсе бар, балалары, оныклары һәм оныкчыкларының тормышына шатланып яши.

Юбилярның истәлекле туган көнен игътибарсыз калдырмадылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев Марсель Гыйндулла улына район башлыгы Ленар Зариповның котлау хатын тапшырды. Шулай ук ветеранны юбилее белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән тәбрик итеп кайтты.

Без дә тәбрикләүләргә кушылабыз, Марсель Гыйндулла улына ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм озын гомер телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев