Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

10 август - Физкультурачылар көне

Спорт, физик культура һәм сәламәт яшәү рәвеше белән яшәүче кешеләрне берләштерә. Быел районда ул яңа төр бәйге - велосипедчылар ярышы белән үзенчәлекле дә, истәлекле дә булды. Район балалар иҗат үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашлар арасында иртәнге якта теннис, дартс, кул көрәше буенча бәйге үтте. Шул рәвешле алар 4-8 сентябрьдә "Байтик"...

Спорт, физик культура һәм сәламәт яшәү рәвеше белән яшәүче кешеләрне берләштерә. Быел районда ул яңа төр бәйге - велосипедчылар ярышы белән үзенчәлекле дә, истәлекле дә булды.

Район балалар иҗат үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашлар арасында иртәнге якта теннис, дартс, кул көрәше буенча бәйге үтте. Шул рәвешле алар 4-8 сентябрьдә "Байтик" аланында узачак чемпионат алдыннан янә бер кат җитезлекләрен, осталыкларын сынадылар.

Шимбә көнне шулай ук "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда спорт сменасы балаларны үзенә туплады.

Төштән соң хакимият бинасы каршында велосипедчылар ярышы башланып китте. 14 яшьтән югарырак үсмерләр һәм яшьләр велосипедларда узышты.

Тантананы ачып, муниципаль район башкарма комитет җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм инновацияләр буенча урынбасары Илнар Энгель улы Фәттахов бәйрәм белән котлады, үзе дә велосипедта узышучылар арасында булып, аларга көч биреп барды.

- Спорт - сәламәтлекнең нигезе. Бүгенге бәйгенең төп максаты да сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Велосипедчылар 10 чакрым дистанциядә узыштылар. Иганәчеләр ярдәме белән беренче алты урынга кыйммәтле бүләкләр әзерләнде. Җиңүчегә - 21 тизләнешле спорт велосипеды. Спорт сөюче дусларны, спортчыларны, тренерларны, спорт ветераннарын һөнәри бәйрәм уңаеннан тәбрик итәм, - диде ул.

Бәйге тантанасында тренерлар Рәмис Ленар улы Минһаҗев, Илдус Финус улы Хафизов ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Рәхмәт хаты, Әхнәф Васил улы Госманов министрлыкның Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

Финишка беренче булып спортчы егетебез Илнур Ваньшин, аннан Айбулат Гыйльфанов, Рөстәм Фәрдиев, Нургиз Гыйльфанов, Айвар Шәйхин, Алмаз Нигъмәтуллин килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев