Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актаныш районы республикада «Массакүләм физкультура-сәламәтләндерү эшен оештыру буенча Татарстан Республикасының иң яхшы авыл районы» булып танылды

Казанда «Татарстанның Ел спортчысы-2022» тантанасы узды. Яңа ел бәйрәме алдыннан еллык казанышларны барлау чарасында Актаныш муниципаль районы халык саны 30 меңгә кадәр булган районнар арасында «Массакүләм физкультура-сәламәтләндерү эшен оештыру буенча Татарстан Республикасының иң яхшы авыл районы» номинациясендә беренче урынга лаек булды.

 

         Татарстан Республикасында игълан ителгән «Ел спортчысы-2022» бәйгесенә йомгак ясау тантанасында Россия спорт министры Олег Матыцин да катнашты һәм залга җыелган җиңүчеләрне котлады: 

- Татарстан Республикасы спорт һәм физик культура үсешендә һәрвакыт безнең мәртәбәле дустыбыз һәм ышанычлы партнерыбыз булды һәм булып кала бирә. Ел саен Татарстан территориясендә бик күп эре спорт чаралары үткәрелә, аларның һәркайсы югары дәрәҗәдә оештырылуы һәм җылы, дустанә атмосферада узуы белән аерылып тора, - дип Татарстанда спорт чараларына халык массаларының актив катнашуын билгеләп узды. 

 

            «Татарстанның Ел спортчысы-2022» тантанасында район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә Актаныш районы вәкилләре дә катнашып хөрмәтләнеп кайтты. Актаныш районы халык саны 30 меңгә кадәр булган районнар арасында "Массакүләм физкультура-сәламәтләндерү эшен оештыру буенча Татарстан Республикасының иң яхшы авыл районы» номинациясендә беренче урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев