Актаныш

Актаныш районы

16+
Спорт хәбәрләре

Актаныш хоккейчылары «Алтын шайба» турнирында җиңү яулады

Актаныш районының «Лачын» командасы Алтын шайба Бөтенроссия ярышларының республика этабында 1 урынны алды.

Республика этабында узган Бөтенроссия ярышлары — Алтын шайба турниры матур мизгелләргә бай булды. Финал очрашуында көчле командалар бозда очрашты, уен ахырына кадәр интрига сакланды.

Финал матчында Ак Буре (Казан) белән Лачын (Актаныш) көч сынашты. Уенчылар югары әзерлек һәм чын спорт характерын күрсәтте. Нәтиҗәдә, хәлиткеч уенда «Лачын» командасы республика этабында 1 нче урынны яулады.

Ярышларда шулай ук Тимерхан (Байлар Сабасы) командасы да катнашты һәм лаеклы чыгыш ясады.

Турнир яшь хоккейчылар өчен зур тәҗрибә мәктәбе булды, ә җанатарлар өчен — онытылмаслык спорт бәйрәме. «Лачын» командасын зур җиңүе белән котлыйбыз һәм алдагы этапларда да уңышлар телибез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев