Актанышның яшь спортчылары Дүртөйле шәһәрендә узган чаңгы ярышында II урыннарга лаек булдылар
19 январь көнне Актанышның чаңгы җыелма командасы Башкортостанның Дүртөйле шәһәрендә шәһәр башлыгы призына уздырылган чаңгы ярышында катнаштылар.
Спортчыларыбыз Башкортостан якларыннан матур күрсәткечләр белән кайттылар.
1-5 класс укучылары арасында сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиядән Закирова Алмазия 2 урынга лаек булды. Актанышның беренче мәктәбе укучысы Сабирова Лиана, Актанышның икенче санлы мәктәбе укучысы Хөсәенов Айгиз, Актанышның беренче мәктәбе укучысы Хасанов Камил шулай ук икенче урында. Җиңүчеләргә мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Чаңгычыларыбызны призлы урыннарга ирешүләре белән кайнар котлыйбыз, алда да уңышлар теләп калабыз.
Яшь спортчыларыбызның әлеге күрсәткечләре ГТО нормативларын тапшыруга тиңләштерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев