«Алтын бәке» – боз астыннан балык тоту ярышы узды
Боз астыннан балык тоту буенча «Алтын бәке» дип исемләнгән традицион ярыш быел алтынчы тапкыр үткәрелде.
Быел бәйгедә якынча 70 балыкчы катнашты. Алар арасында Нефтекамск, Дүртөйле, Яркәй, Бакалы, Азнакай якларыннан һәм Актаныш районыннан килгән катнашучылар бар иде.
Ярыш балыкчылар арасында зур кызыксыну уята. Катнашучылар әйтүенчә, алар әлеге бәйгене ел саен көтеп ала. Соңгы елларда яшь балыкчылар саны да арта, шул ук вакытта тәҗрибәле осталар да актив катнаша.
Чараның төп максатларының берсе — сулыкларны чиста тоту, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү һәм браконьерлыкка каршы көрәшне көчәйтү. Оештыручылар балык тоту кагыйдәләрен һәм закон нигезләрен үтәүнең мөһимлеген аерым ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев