«Батыр»да — республика Беренчелеге ярышлары уза
Баскетбол — тирән тарихлы, заманча уен, ди спортчыларыбыз.
Бүген районыбызның «Батыр» спорт сараенда баскетбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге оештырылды. Биредә 2010нчы елгы һәм аннан да кечерәк яшьтәге баскетболчылар катнашты. Уенчыларны һәм җанатарларны Актаныш районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев сәламләде. Уеннар күтәренке рухта, матур итеп башланып китте.
Командалар арасында киеренке уен күрдек. Әлбәттә, республикакүләм дәрәҗәдәге ярышка бихисап районнар һәм шәһәрләр командаларын җибәргәннәр. Биектау, Казан, Питрәч, Әлмәт, Арча, Саба, Балтач, һ. яклардан һәм үзебезнең командалар көч сынаша.
Уенчыларга без дә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев