Бүген Актанышта Фирая Солтанова-Жданова Кубогына җиңел атлетика эстафетасы узды
Спорт хәбәрләре

Бүген Актанышта Фирая Солтанова-Жданова Кубогына җиңел атлетика эстафетасы узды

Чарага район җирлегендәге мәктәпләр, гадәттәгечә, бик теләп катнашты.

Бүген Актанышта ГТО комплексының 90 еллыгына багышланган Фирая Солтанова - Жданова Кубогына җиңел атлетика буенча эстафета булып узды.

Күркәм традициягә әверелгән әлеге чарага район җирлегендәге мәктәпләр, гадәттәгечә, бик теләп катнашты.

Ярышларның төп максатлары: укучыларның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм районыбыз мәктәләрендә җиңел атлетиканы популярлаштыру. 

 


Нет комментариев