Бүген «Иман» спорткомплексында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен иң гади автомодельләр буенча зональ ярышлар узды.
Чарада Мөслим һәм Актаныш районнарыннан, шулай ук Чаллы шәһәреннән яшь конструкторлар катнашты.
Ярышлар төрле яшьтәге балаларны берләштерде, аларга техник күнекмәләрен, иҗади карашларын һәм ярыш рухын күрсәтү мөмкинлеге бирде. Һәр катнашучы үзенчәлекле автомоделен әзерләде, ул тизлек, ераклык буенча сынаулар узарга тиеш иде.Чара ахырында һәр катнашучыга истәлекле дипломнар тапшырылды, ә җиңүчеләр лаеклы бүләкләр алды.
Бу чара мөмкинлекләр чикләнүгә карамастан, талантларны үстерү һәм уңышларга ирешү өчен тигез мөмкинлекләр тудыруның ачык мисалы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев