Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

БҮГЕНГЕ ХОККЕЙ ТУРНИРЫННАН РЕПОРТАЖ: КӨЧЛЕ УЕН КҮРСӘТТЕЛӘР ХОККЕЙЧЫЛАР

Алдарак хәбәр иткәнебезчә, «Лачын» боз шугалагында Украинада әлеге вакытта барган махсус хәрби операциядә катнашкан, Төньяк Кавказ һәм Әфган чуалышларында террорчылыкка каршы көрәштә үзләрен аямыйча җиһандагы барлык халыклар иминлеге һәм тынычлыгы өчен хезмәт иткән яугирләрләребезгә аталды бу турнир.

                                   Ниһаять сезне җиңүчеләр белән дә таныштырып үтәбез. Хоккейчыларны тәбрикләү тантанасында Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов сәламләде, матур теләкләрен әйтте. Җиңгән командаларның һәвәскәр уенчыларына медальләр һәм кубоклар тапшырылды. Сез әлеге истәлекле мизгелләрне Руслан УСМАНОВ фотоларында да күрәсез.

                                    Татарстан Республикасының Югары суды ("Фемида"), Прокуратура ("Чайка"), ТР Эчке эшләр министрлыгыннан ("Динамо") һәм районның "Лачын" җыелма командалары хоккейчылар киеренке ярыш күрсәттелләр. Аларның кәшәкә белән шайбаларна күзләр иярмәде, җанатарларны яхшы казанышлары белән куандырып тордылар.

                                    Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
Югары Суд командасы 1нче урынны яулады. ТР Прокуратура командасы - 2, Эчке эшләр министрлыгы хоккейчылары 3 пьедесталга күтәрелделәр.
                                    Үзебезнең "Лачын" командасы хоккейчылары да сынатмады, соңгы уеннарда иң көчле булган "Фемида"ны җиңде, әмма гомуми очколар саны буенча 4нче урында булдылар.
                                    Гомумән, уенны хоккейчылар да, җанатарлар да көтеп алган иде. Җанатарлар арасында яшьләрне, мәктәпләр укучыларын күрү аеруча сөенечле, димәк хоккей яшь буын арасында да популярлыгын югалтмый. Хоккей - үзенә бер азарт, саулык өчен дә уңай яклары әйтеп бетергесез бит!  Ә бүгенге изге ниятләр, изге хисләргә багышлап уйналган уен аеруча әһәмиятле.
Алдагы уеннарда Актаныш командасы да, һичшиксез,  зур җиңүләр яулар, дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев