Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Быел 8 нче тапкыр үткәрелә

Бүген балалар иҗат үзәгендә авыл районнары һәм аз халык санлы шәһәрләр укучылары арасында классик шахмат буенча Татарстан Республикасы беренчелеге уза

Бүген балалар иҗат үзәгендә авыл районнары һәм аз халык санлы шәһәрләр укучылары арасында классик шахмат буенча Татарстан Республикасы беренчелеге уза. Җәйге яллар булуына карамастан әлеге мәртәбәле бәйгедә Татарстанның төрле районнарыннан 80ннән артык бала катнаша.

Турнирга, 2016 елда “БлагоДарение” фонды җитәкчесе, район шахмат спорты федерациясе рәисе Фәрит Салихов нигез салган иде. Быел инде 8 нче тапкыр үткәрелә һәм яшь шахматчылар арасында иң дәрәҗәле ярышлардан булып санала.

Ярышларны тантаналы рәвештә район Советы аппарат җитәкчесе Илшат Вахитов ачып җибәрде. Яшь шахматчыларны сәламләп ихластан уңышлар теләде ул.

Турнир 4 көн дәвамында барачак. Иң көчлеләр якшәмбе көнне билгеле булачак. Яңалыкларны карап барыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спорт хәбәрләре "Актаныш-информ"