Татарстан Республикасы Беренчелегендә Актанышның яшь спортчылары ике тапкыр чемпион калды
20-28 август көннәрендә Казанда Татарстан Республикасы Беренчелеге өчен дәрәҗәле шахмат ярышлары узды.
Классик төр бәйгедә 15 яшькә кадәрге кызлар арасында Раяна Латыйпова беренче, 19 яшькә кадәрге кызлар арасында Фирүзә Нәбиева икенче урынга лаек булдылар.
Рапид-тиз шахматта Фирүзә Нәбиева һәм Рәзилә Нәбиева (фамилияләре бер булса да туганнар түгел) икеcе дә җиңүче исемен яулап, беренче урынны үзләренеке иттеләр.
Блиц- уенда Раяна Латыйпова икенче, Данияр Латыйпов беренче, Фирүзә һәм Рәзилә Нәбиевалар шулай ук беренче урынга ирештеләр.
Укучыларның остазы, шахмат мәктәбе тренеры Фәһим Галимов әлеге турнирга балаларны алып бару, уенчыларны яшәтү өчен барлык чыгымнарга иганәчелек күрсәткән "БлагоДарение" фонды җитәкчесе Фәрит Салиховка һәм ата-аналарга олы рәхмәтен җиткерде.
Без исә ярышларда сынатмаган райондашларыбызны җиңүләре белән тәбрик итәбез. Шахмат мәктәбенең данын саклап, яклап матур уеннар күрсәтүегез, дәрәҗәләргә ирешүегез белән котлыйбыз. Алга таба да уңышлар теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев