Яңа җиңүләргә таба
Зәй районында «Талантлар университеты» оештырган «Чемпион юлы» дип аталган интенсив смена уза. Биредә Актаныш районыннан килгән яшь спортчылар да актив катнаша. Чаңгы роллеры спортына багышланган әлеге программа катнашучыларга үз осталыкларын үстерергә һәм яңа биеклекләргә ирешергә мөмкинлек бирә.
Спортчылар тәҗрибәле тренерлар җитәкчелегендә көн саен тырышып шөгыльләнәләр, физик әзерлекләрен камилләштерәләр, чыдамлыкларын арттыралар. Сменаның беренче көннәрендә үк алар таяклар белән кросс-походка чыгып, үз көчләрен практикада сынап карарга да өлгерделәр. Бу чаралар команда рухын ныгыта һәм катнашучыларны тагы да берләштерә.
Интенсив смена тренировкалар белән генә чикләнми. Буш вакытларында балалар үзләренең яраткан шөгыльләре белән мәшгуль, бер-берсе белән аралашалар, дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыралар. Кичке чаралар да бай эчтәлекле: төрле уеннар, бәйгеләр, мәдәни программалар оештырыла. Шулай ук катнашучылар ГТО нормативларын тапшырып, үзләренең физик әзерлек дәрәҗәсен бәялиләр.
Алда спортчыларны ике атна дәвамында кызыклы һәм файдалы чаралар көтә. Бу вакыт эчендә алар үз осталыкларын тагы да арттырыр, яңа күнекмәләр үзләштерер һәм, һичшиксез, яңа җиңүләргә якынаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев