Илфат Әнвәров истәлегенә багышланган турнирда 9 команда катнашты
Бүген Илфат Әнвәров истәлегенә багышланган традицион яшүсмерләр арасында көрәш турниры узды.
Ярыш инде унберенче мәртәбә уздырыла һәм быел 200гә якын катнашучыны җыйды.
Келәмгә Башкортстан һәм Татарстан командалары чыкты — барлыгы тугыз җыелма команда, алар арасында Кукмара, Зәй, Мөслим, Азнакай һәм башка муниципалитетлар бар иде.
Турнирны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов ачып җибәрде. Ул яшь спортчыларга уңышлар һәм яхшы нәтиҗәләр теләде, шулай ук сәламәтлекне саклап, җәрәхәтләнүдән саклануның мөһимлеген билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев