Кышкы стартлар спорт сөючеләрне берләштерде (фотолар)
Бүген Буләк чаңгы базасында «Россия чаңгы юлы» һәм «Татарстан чаңгы юлы» ярышлары үтте.
Ярышларда төрле яшь категорияләрендәге спортчылар катнашты — ветераннардан алып мәктәпкәчә яшьтәге балаларга кадәр. Тантаналы ачылышта Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов катнашты. Ул барлык катнашучыларга уңышлар һәм спортта югары казанышлар теләде.
Шулай ук ветеран Ильфат Иманаевка физкультура һәм спортны үстерүгә һәм популярлаштыруга керткән өлеше өчен рәхмәт хаты тапшырылды.
Ярышлар катнашучылар арасында зур кызыксыну уята һәм киләчәктә дә ел саен үткәрелүе планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев