Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

МИЛЛӘТЕБЕЗ ЙӨЗЕК КАШЫ-ТАТАР КӨРӘШЕ:Актаныш көрәшчеләре белән горурланырлык!

Көрәш - ул халыкның яшәү көчен, батырлыгын,көдрәтен күрсәтә торган спорт төре. Яшьләребез әлеге спорт белән мавыгулары аеруча куандыра. Бүген Актанышның "Батыр"ында яшь көрәш батырлары мәйдан тотты.

 Ярыш Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов призына оештырылган иде.

 Энгель Нәвәп улының көрәшчеләрне сәламләп узуыннан һәм хөкемдарларның кагыйдәләрне аңлатуыннан соң кызу ярыш башланды.

Нәтиҗәләр буенча беренчелекне үз яшь категорияләрендә Сәет Шәйхетдинов(Пучы), Рушан Әхмәтов(Әлем), Булат Шәйхетдинов(Ямалы), Адель Нургалин(Актаныш 1нче санлы урта мәктәбе), Ильяс Шәмсиев(Пучы), Радмир Хаҗиев(Актаныш 1нче санлы мәктәбе), Илфат Газизов(1нче мәктәп), Муса Әнвәров(1нче мәктәп), Искәндәр Басыйров(1нче мәктәп), Ринат Дорофеев(кадет мәктәп-интернаты), Рузил Мукмимов(кадет мәктәп-интернаты), Салават Гыйлемов(Пучы), Илмир Гыйльманов(техникум), Илназ Шәмсиев(Пучы) яуладылар.

Командалар арасыннан гомуми белем бирү мәктәпләреннән - Әлем, Ямалы, Богадыларга тиңдәшләр булалмады. Урта мәктәпләрдән - район үзәгенең 1нче мәктәбе, Пучы, Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет интернат-мәктәбе югары нәтиҗәләргә лаек булдылар.

Шулай ук 3 төр номинацияләрдә җиңүчеләр ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш районы