Районның иң оста шахматчылары кайларда эшли һәм яши?
Шахмат буенча оешма-предприятиеләр, учреждениеләр һәм авыл җирлекләре арасында район спартакиадасы кысаларындагы бәйге 4 февраль көнне узды. Ярышта 70тән артык райондашыбыз көч сынашты. Авыл җирлекләре арасында иң-иңнәр дип Айзат Вәгыйзов (Татар Суыксуы) һәм Россиядә ике тапкыр, Татарстанда берничә мәртәбә чемпион исемен алган Гөлчәчәк Мөбәрәкҗанова (Пучы) табылды. Оешма-предприятиеләр арасында беренчелеккә Ленар Газиев...
Шахмат буенча оешма-предприятиеләр, учреждениеләр һәм авыл җирлекләре арасында район спартакиадасы кысаларындагы бәйге 4 февраль көнне узды. Ярышта 70тән артык райондашыбыз көч сынашты.
Авыл җирлекләре арасында иң-иңнәр дип Айзат Вәгыйзов (Татар Суыксуы) һәм Россиядә ике тапкыр, Татарстанда берничә мәртәбә чемпион исемен алган Гөлчәчәк Мөбәрәкҗанова (Пучы) табылды.
Оешма-предприятиеләр арасында беренчелеккә Ленар Газиев ("Татавтодор") һәм Азия Гәрәева (үзәк китапханә), учреждениеләр арасында шахмат мәктәбе остазы Илдар Имамов һәм Актанышның 1 нче мәктәбеннән Миләүшә Гыймадиева лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев