Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

БАЛАН ПИРОГЫ

Баланнарыгызны бүкәнләп, тирегән булсагыз, тәмле пирог пешерергә бик вакыт!

 

Камыр: 
50 мл җылы су, 
100 г атланмай,
 1 аш кашыгы каймак (авыл каймагы яхшырак), 
2-3 аш кашыгы майонез, 
2 аш кашыгы үсемлек мае, 
1 чәй кашыгы тоз,
 бер чеметем чәй содасы, 
1-2 аш кашыгы шикәр комы.

Эчлек:
 350 г балан, 
90 г манный ярмасы,
 100 г шикәр комы, 
2 алма.

Баланны пешермим, шул килеш салам. Пешереп алырга да мөмкин.
Камыр басарга һәм тастымал белән каплап, читкә куеп торырга. 
Баланга манный, шикәр комы, кабыгын әрчеп, эре угычтан уылган алма кушарга. Баллырак яратсагыз, шикәр комын күбрәк салыгыз. Камырны ике өлешкә бүләргә. Зуррак өлешен җәеп, формага тигезләп салырга. Эчлекне салып, икенче җәем белән каплап, пирог ясарга. 180 оС кызулыктагы духовкада 45-50 минут пешерергә. Балан пирогы суынгач тәмле.

Гөлнара ГАБДУЛЛИНА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев