Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

«Бишбармак» пешерик

Үзе туклыклы, үзе тәмле бишбармак.

Бер пешереп ашасаң, менюга ныклап керә ул.

1.Итнең өч төрлесе белән пешерәләр аны,
2. Суган (3 данә),
3. Кишер (2 данә),
4. Бәрәңге (5-8 данә),
5. 2 йомыркадан 1 җәем камыр,
6. Тәмләткечләр.


Ит пешерергә. Аның өстенә тәменчә тоз, 10 данә түгәрәк борыч өстисе. Итне пешкәч, зур булмаган кисәкләргә турап, куярга. Ит пешеп чыккач, туралган суган, түгәрәкләп кишер һәм ит зурлыгындагы кисәкләргә турап бәрәңге саласы һәм акрын утта төнәтәсе. Болгатмый бәрәңге пешерергә . Камыр җәеп, токмачы шакмаклап кисеп, шурпада пешерергә. Пешкән камырны тәлинкә читеннә урнаштырып, итне-бәрәңгене савытка салып, тәмләткечләр (төелгән борыч, укроп) белән бизәп, ит өстенә салып, табынга чыгарырга. Шулпаны касәдән эчәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев