Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Ялларга: Шоколадлы маффин рецепты

Телне йотарлык була ул.

Продуктлар (якынча 16 маффин өчен): 170 гр. шоколад; 2 эре йомырка; 240 мл. кефир; 60-ар гр. атланмай һәм үсемлек мае; 280 гр. он; 70 гр. какао; 220 гр. шикәр; 1/2-әр чәй калагы разрыхлитель һәм сода; бер чеметем тоз.


Онны 2-3 тапкыр иләргә (ул яхшы күтәреләчәк), башта коры ингредиентларны, арытаба сыекларын кушарга. Иң соңыннан шоколад өстәргә. Камыр ясап, формаларга салырга һәм духовкага куярга. Тәүдә температураны 220 градуска кадәр җиткереп, 4-5 минут тотарга. Соңыннан 180 градуска төшереп, маффиннар әзер булганчы 15-20 минут пешерергә. Өстен карамель белән бизәргә мөмкин. Аны ясау өчен 220 гр. 33 процентлы җылы сливки; 225 гр. шикәр; 100 гр. атланмай; 1/2 чәй калагы тоз кирәк. Шикәрне калын төпле савытта гәрәбә (янтарный) төскә кергәнче эретергә. Шуннан кисәкләргә бүленгән салкын май кушарга, катнашманы бутап торырга, арытаба кайнар сливки һәм тоз салырга. Карамель әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев