Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Тәмле булсын!

Кыяр тозлау һәм ассорти ясау өчен иң уңайлы, сыналган рецепт

Җәйнең мул вакытында кыяр тозлау — һәр хуҗабикә өчен мөһим эшләрнең берсе. Сезгә бик гади, ләкин бик тәмле җәйге нигъмәт килеп чыга торган рецепт тәкъдим итәбез

3 литрлы банкага ясаганда: чиста банканын төбенә 1 зонтик укроп, 5 бөртек түгәрәк борыч, 3 данә канәфер (гвоздика) һәм сарымсак салабыз. Аннары кыярларны яхшылап юып, банкага тыгыз итеп тутырабыз.

Кыярлар өстенә кайнар су агызабыз һәм 10–15 минут тотабыз. Шуннан соң суны түгәбез, яисә тозлык ясыйбыз.

Тозлык әзерләү өчен: 3 аш кашыгы тоз, 6 аш кашыгы шикәр комы һәм 9 аш кашыгы 9 процентлы уксус салабыз, барысын бергә кайнатып чыгарабыз. Кайнар рассолны яңадан кыярлар өстенә коябыз һәм банканы нык итеп ябып куябыз.

Әлеге ысул белән әзерләнгән кыярлар кыш буе үзенең тәме, хуш исе белән сөендерәчәк. Бу рецепт ассорти ясау өчен дә бик туры килә.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев