Актаныш

Актаныш районы

16+
Тәмле булсын!

ӨЧ КАТЛАМЛЫ ПИРОГ

Өч катламлы пирог пешергәнегез бармы? Булмаса, өйрәтәбез!

Камыр өчен кирәк:
 

  1. 100 гр җылы су
  2.  11 гр чи чүпрә
  3.  1 аш калагы шикәр комы
  4.  180 гр атланмай
  5.  1 йомырка
  6.  0,5 кечкенә калак тоз
  7.  350-400 гр он


 Эчлек:


 Күрәгә һәм караҗимешне юып, йомшарсынга суга салып куясыз.
400 гр күрәгәгә 250 мл су, 200 гр караҗимешкә 130 мл су.

  Лимонлы эчлек: Ярты лимонны иттарткыч аркылы чыгарасыз (тышы белән бергә) Төшләрен алырга онытмагыз, 200 гр шикәр комы, 10 гр кукуруз яисә бәрәңге крахмалы өстисез, болгатасыз. Эчлек әзер.

 Иттарткыч аркылы җимешләрне чыгарасыз. Куе булса бераз су өстәгез.
 Җимешләргә якынча 100 шикәр комы саласыз. Тәмен кабып карап салыгыз.

 Әзерләү:

Әзер камырны берничә өлешкә бүләсез:
 2 кечкенә
 1 уртача зурлыкта (капкач)
 1 зур өлешкә (төбенә)

Төбен табага җәясез, караҗимеш сылыйсыз, өстенә юка камыр җәясез, күрәгә сылыйсыз, камыр һәм лимон сылап ябасыз.

 Духовканы 180 градуска куеп 40 минут пешерәсез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев