Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Помидордан җиңел кабымлык

Хуш исле һәм җиңел генә кабымлык ясау ысулы тәкъдим итәбез.

Аны ясау өчен 1 кг помидор, 4 баш суган, 5 тырнак сарымсак, 7 аш кашыгы үсемлек мае, 4 аш кашыгы лимон согы, 1 чәй кашыгы киптерелгән базилик, 1 чәй кашыгы әче паприка тәмләткече, 3 аш кашыгы бал, 1 чәй кашыгы тоз алына. 

Помидорны юып, боҗралап кисәбез һәм банкага беренче катлам итеп төзәбез. 
Аның өстенә ярымбоҗралап суган төзәбез, ваклап туралган сармсак салабыз. 
Яшелчәләрне банкага катламлап төзергә, өстә суган калырга тиеш. 
Бал, үсемлек мае, лимон согы, тоз һәм тәмләткечләрне яхшылап бутап, банкага салабыз. Кабымлык әзер булсын өчен төнгегә суыткычта калдырабыз. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев