Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Хикмәтле кабак

Уңган хуҗабикәләр өчен булдырылган сәхифәбезне сыналган рецептлар белән дәвам итәбез.

Кирәк: уртача зурлыктагы кабак; дөге ярмасы (500 г); сарык яки ат ите (500 г); кишер (500 г); башлы суган (3-4 данә); үсемлек мае (200 г чамасы); сарымсак (2-3 тырнак); йөзем; тоз, борыч.

Дөге ярмасын юып, җылымса суга салып куябыз. Кишерне — озынча итеп, суганны ярымтүгәрәкләп, итне шакмаклап турыйбыз. Пылау пешерә торган казанда суган белән кишерне майда кыздырып алабыз. Өстенә ит, тоз, борыч салып болгатабыз да, өстен каплап, 20 минут чамасы кыздырабыз. Ул арада кабакның өстен капкачсыман итеп кисәбез һәм эчен алабыз. Ит янына суын саркытып дөгене салабыз, болгатмыйбыз. Дөгене ит катнашмасы өстенә җәеп, сарымсак тырнакларын төртәбез, йөзем сибәбез. Шуннан соң дөге күмелгәнче кайнар су салып, пылауның өстен каплап куябыз. 5 минут пешерәбез.

Пешеп бетмәгән пылауны кабакка тутырабыз. Кабакны табага утыртып 180-200 градуска кадәр җылытылган духовкага куябыз.

Сәгать ярым, ике сәгатьтән кабак әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев