Актаныш

Актаныш районы

16+
Татарстан Яшьләре

7 июль көнне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган конкурс җиңүчеләрен котлаячаклар

7 июль көнне «Яшьлек» яшьләр үзәге каршындагы фонтан янында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган зур бәйрәм концерты көтелә. Анда Актаныш районында яшәүче яшь гаиләләр арасында оештырылган фотоконкурс җиңүчеләрен котлаячаклар. Сезне дә бәйгедә катнашырга чакырабыз.

"Яшьлек" яшьләр үзәге Актаныш районында яшәүче яшь гаиләләрне (35 яшькә кадәр) фотоконкурста катнашырга чакыра.

Фотоконкурс өч номинациядә уза:
- "Бөек Җиңү тарихын саклаучылар"
- "Спорт сөюче гаилә"
- "Иҗади гаилә".
Фотоматериаллар 2 июльдән 5 июльгә кадәр кабул ителә һәм Вконтакте платформасына куела. Онлайн тавыш бирү 6 июльдә 08:00-22:00 сәгатьтә оештырыла.
Һәрбер номинациядә бер җиңүче билгеләнә. Җиңүчеләргә 7 июль көнне 19:00 сәгатьтә "Яшьлек" яшьләр үзәге каршындагы фонтан янында үтәчәк бәйрәм концертында истәлекле бүләк һәм диплом тапшырылачак.

Фотоконкурс Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан оештырыла.

Белешмәләр өчен телефон:

Хурамшина Ализа Дильшат кызы- 89869284704
Низамова Ильмира Миргазиян кызы- 89047197040

Нигезләмә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев