Актаныш районының тәрбия буенча киңәшчеләре-республикада иң яхшылар арасында!
Тәрбия һәм балалар оешмалары белән үзара хезмәттәшлек буенча директорлар киңәшчеләренең методик эшләнмәләре «Тэрбия. «Тәрбия» республика конкурсында югары бәя алды. Актаныш районы педагоглары ике номинациядә һөнәри осталыкларын һәм яшьләр белән инновацион эш итүләрен раслап, призлы урыннар яуладылар.
II урынны «Балалар (яшьләр) иҗтимагый оешмасының иң яхшы эш тәҗрибәсе» номинациясендә сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия — интернат директоры киңәшчесе Салават Мөҗәһит улы Котлыяров алды. Аның балалар инициативаларын оештыру методикасы хезмәттәшләре өчен үрнәк .
«Татар телендә тәрбияләүнең иң яхшы практикасы» номинациясендә III урынны Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет интернат — мәктәбе директоры киңәшчесе Илһам Абелсәлих улы Шакировка бирделәр. 
Аның тәрбиядә милли традицияләрне саклау буенча проектлары жюриның аерым игътибарына лаек булды.
Котлыйбыз!
Уку йортлары коллективлары, укучылар һәм ата-аналар педагогларның уңышлары белән горурлана. "Мондый җиңүләр-тырыш хезмәт, иҗат һәм үз эшеңне чын күңелдән ярату нәтиҗәсе. Лаеклы буын тәрбияләүдә алга таба да уңышлар телибез!"- дип хәбәр итте «Форпост» җитәкчесе Гөлнур Зарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев