Актаныш

Актаныш районы

16+
Татарстан Яшьләре

Актаныш хәрби комиссариатында Курск, Белгород һәм Севастопольдә хәрби хезмәттә булган егетләрне каршыладылар

Бүген Актаныш районы хәрби комиссариатында Курск, Белгород һәм Севастопольдә хәрби хезмәттә булган якташ срочникларыбыз белән очрашу узды. Армиядән яңа гына туган якларыбызга аяк баскан якташларыбызны Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев һәм хәрби комиссар Ленар Әхмәтҗанов зур горурлык хисләре белән каршы алды.

Бүген, 31 октябрьдә хәрби комиссариатка узган көздә армиягә хезмәткә киткән егетләр килде. Шушы көннәрдә генә алар Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп туган ягыбызга исән-сау кайтып җиттеләр. Якташларыбыз бер ел хезмәт итү дәверендә бик нык үзгәргәннәр: кыюланганнар, җитдиләнгәннәр, ныгып чын ир-егет рәвешен алганнар. 

Хезмәт иткән төбәкләре генә дә якташларыбызның нинди кырыс шартларда булулары турында ачык сөйли.  Илчебай авылы егете Данияр Сәлахов Курскида, Күҗәкәдән Фәнис Фәррахов Белгородта, ә Аешта туып-үскән Николай хәрби диңгез флотында- Севастопольдәге Кара Диңгез флотында армия елын лаеклы үтәләр. 

 Егетләр бер ел эчендә хәрби һөнәргә өйрәнеп кайткан, хәтта карашларына кадәр үзгәргән. Зурларча фикер йөртәләр, җаваплылык хисе сизелеп тора. Әлеге сыйфатлар кешегә, бигрәк тә ир-егеткә аеруча кирәк. Чын ир-егетләр булып өлгергәннәр. Сезгә алдагы тормышта уңышлар телим. Туктап калмагыз, үз өстегездә эшләгез, лаеклы белем алып илебезнең, Актанышның лаеклы гражданнары булып ныгып җитегез. Армиядә хезмәт итү бүген күп кенә өстенлекләр бирә, эшкә урнашканда хәрби билеты булган, армиядә хезмәт иткән, хәрби бүләкләре булганнарга юллар тизрәк ачыла, - диде Ленар Әхмәтҗанов.

Илшат Габдулхаев Ватан алдында изге бурычларын намус белән үтәгән егетләргә район башлыгы һәм үз исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Сезнең кебек егетләр аркасында илебез халкы тыныч күк йөзе астында яши. Барысы да армиядән качып йөрсә, илебездә атмосфера икенче төрле булыр иде.

Сез туган илебезне саклудан курыкмадыгыз, чын егетләрчә солдат елын үттегез. Туган ил ул- әти-әнидән, якыннарыңнан, балалар бакчасыннан, мәктәптән, туган авылдан башлана. Борын-борыннан егет кеше илне сакларга тиеш, дигән фикер яшәп килә. Бу чыннан да шулай. Бик күп яшьләргә уңай үрнәк сез,- диде Илшат Илфат улы.

Очрашуда әле солдат шинелен дә салырга өлгермәгән егетләр хезмәт итү шартлары турында сөйләделәр, армиянең кыюлык, югалып калмау, нинди генә ситуация туса да, аннан чыга белү кебек сыйфатларны тәрбияләвен әйттеләр. Яшьтәшләрен һәм армиягә барачак егетләрне хәрби хезмәттән качмыйча, Ватан алдындагы изге бурычны үтәргә чакырдылар.

Ә хәзер Туган илебезне, туган җиребезне саклап, солдат елын фидакарьләрчә үткән батыр егетләрнең үзләре белән якыннан танышыйк.

Курскидан солдат хезмәтеннән кайткан Данияр Сәлахов: Армия- бөтен ситуациядән чыга белергә өйрәтте

Россия армиясе — тормыш һәм батырлыкның абруйлы мәктәбе ул. Якташларыбыз фикеренчә, хәрби хезмәткә чакырылучыларда «Хезмәт итәргәме, юкмы?» дигән сорау туарга да тиеш түгел, бу бит һәр ир- егетнең Ватан алдындагы изге бурычы.

Илчебай авылы егете Данияр Сәлахов моннан төгәл бер ел элек, көзге чакырылышта, 2023 елның 25 октябрендә Казаннан Иваново шәһәренә өч айга өйрәнүләргә җибәрелә. Һава десанты гаскәрләренә эләгә. Бер ел эчендә унбер тапкыр күк белән җир арасындагы чакрымнарны йөрәге аша үткәрә, парашюттан сикерә. 

Февраль аенда Даниярны Ивановоның икенче частена күчерәләр, ул машина йөртүче булып хезмәт итә башлый. Актаныш технология техникумында укыганда төрле категория техника белән идарә итү таныклыгын алган егет кайда билгесәләр дә сынатмый. Үзен төрле яклап үрнәк итеп күрсәткән куркусыз авыл егетен 25 майда Курскига җибәрәләр. ивановога килгәндә татарстаннан 12 егет була алар, Курскига Даниярның үзен генә җибәрәләр.

Без, барлык солдатлар, нинди генә ситуация була калса да, аңа һәрвакыт әзер идек, командир нәрсә әйтә шуны эшләдек. Кечкенәдән үк парашюттан сикереп карыйсым килде, хыялым тормышка ашты. Һава десанты гаскәрләренә эләктем, беренче тапкыр парашюттан сикергәндә нәрсә икәнен аңламадым, икенчесендә кыен булды, аннан соң өйрәндем. Ә Курскида машина йөрттем, хәрби кораллар, снарядлар ташыдым, гаубицаны сөйрәтеп тиешле урынга илттем. Фронт линиясе аша теге якка чыгып яралы солдатларны үзебезгә алып кайттым.

Курыкмадыңмы?

Анда курку хисе югала.  Сиңа ничек әйтәләр, син шуны эшлисең. Я син аларны, я алар сине инде, коралыңны тотып алга таба чабасың.

Данияр үзенең Курскида икәнен ике айлап әти-әнисенә әйтми, элемтә начарлангач, мине югалтмагыз, дип хәбәр бирә.

Якташыбызның намуслы хезмәте командование тарафыннан югары бәяләнә, Данияр Сәлахов «Хәрби бурычны намуслы үтәгәне», «Сугышчан батырлыклары өчен» медальләре белән бүләкләнә.

Егет кешенең бурычы- армиягә бару, качып йөрмәү дип уйлыйм. Армиядә булу кыюлыкны арттырды, куркып- югалып калмаска, бөтен ситуациядән чыга белергә өйрәтте, ди Данияр.

Белгородтагы Һава-космик көчләр частеннан кайткан Фәнис Фәррахов: Армиядән соң горурлык хисе ташып тора

Белгородтагы Һава-космик көчләр (ВКС) хәрби часте Россиядә иң абруйлылардан санала. Якташыбыз, Актаныш районы егете, Күҗәкәдә туып-үскән Фәнис Фәррахов узган елгы көзге чакырылышта Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә нәкъ тә Россиянең көнбатышындагы частька җибәрелә.

Белгородтагы Һава-космик көчләр частеннан кайткан Фәнис Фәррахов: Армиядән соң горурлык хисе ташып тора

Фәнис Фәрраховның солдат хезмәте 2023 елның 25 октябрендә Белгородтагы Һава-космик көчләр (ВКС) хәрби частенда башлана. 

Бер самолет күккә күтәрелсен өчен унбер техниканың аңа ярдәм итүе кирәк. Без-солдатларның хезмәте аэродромнарны, андагы техниканы төрле яклап тәэмин итү.

2023 ел ахырында Белгородка Украина кораллы көчләре (ВСУ) һөҗүм ясый башлады. Шәһәрдә тынычсызлык. Тегендә, монда шартлаулар. Әти-әниләр бу хакта телевизордан күреп нык борчылдылар. Безгә дә ияләшү авыр булды, тора-бара күнегәсең икән,- ди ул вакытларны искә төшереп. 

Барлык авырлыклар хәзер артта калды, сержант Фәнис Фәррахов армия сафларыннан исән-сау кайтып Актаныш районы һәм хәрби комиссариат җитәкчелеге белән очрашты. 

Узган елгы көзге чакырылышта армиягә алынган унбер Татарстан егете Белгород өлкәсенә хезмәт итәргә җибәрелгән. Алар арасыннан бары Фәнис кенә Һава-космик көчләр (ВКС) хәрби частенда кала. Күҗәкә төп белем бирү мәктәбен тәмамлагач Чаллыдагы гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләрен әзерләүче  колледжда укый. 1 курстан соң шушы юнәлеш буенча эшли башлый. Коткаручы буларак кеше гомерләрен саклап кала, янгыннар сүндерүдә катнаша.

Коткаручы булып эшләү армиядә ярдәм иттеме, Фәнис?

Әлбәттә, ярдәм итте. Паникага бирелмисең, югалып, каушап калмыйсың, четерекле хәләрдән югалтуларсыз чыга беләсең. Мин машина йөртүче булып хезмәт иттем. Йөртү таныклыгын Чаллыда түләүле курсларда алган идем. Армиядә «правалы» булу бик кирәк икән,-ди Фәнис.

Актаныш районы хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов форсаттан файдаланып армиягә барасы яшьләргә ДОСААФларның автомәктәпләрендә бушлай уку мөмкинлеге барлыгын искәртте:

ДОСААФларның автомәктәпләре Татарстанның барлык шәһәр-районнарында уңышлы эшли. Түбән Кама, Чаллы, Казан, Лениногорскида ДОСААФның уку йортлары бар. Анда сезне түләүсез машина йөртергә өйрәтәләр, бу мөмкинлектән файдаланып калыгыз,- диде Ленар Сәмигулла улы. 

 Фәнис очрашуда армия хезмәтенең егете кеше өчен аеруча кирәк булуын ассызыклады:

Һәр егет армияне үтәргә тиеш, хәрби хезмәттән кайткач, дөньяга икенче төрле карыйсың, тыныч тормышның кадерен белә башлыйсың. Әлбәттә, күңелдә горурлык хисләре ташып тора.

Аеш егете Радик Николаев армиядә вакытта Кара Диңгез өстеннән очып килүче егерме дронны бәреп төшергән

Диңгезче формасы изүеннән күренгән тельняшкасы әллә каян үзенә җәлеп итеп торган бу солдатны Сөн елгасында коенып үскән гади авыл егете генә димәссең. Бер ел эчендә акыл утыртып, ныгып, чын ир-егет булып өлгереп җитүе Кара Диңгез флотында хезмәт итү белән бәйле икән бит. Якташыбыз, Актаныш районы Аеш авылында туып-үскән Радик Николаевка берьеллык армия хезмәтендә төрлесен күрергә, тоярга туры килгән.

Аеш егете Радик Николаев армиядә вакытта Кара Диңгез өстеннән очып килүче егерме дронны бәреп төшергән

Радикны 2023 елның 17 октябрендә Казаннан 26 егет белән Хәрби диңгез флотына- Кара Диңгез флотына армия хезмәтен узарга озаталар. 

Севастопольгә килеп кенә урнашкан идек, безнең якка өч ракета җибәрделәр. Украина «Нептуннары» икән. Һава һөҗүменә каршы оборона (ПВО) аны бик тиз эләктерде. Шуннан кая эләккәнне аңлый башладык. Беренче айда куркытты инде. Төнге 1-дә «тревога»га уянасың, көндезге 12 сәгатькә кадәр сугышчан әзерлектә торасың. Башта шлем, гәүдәдә «броня», кулда автомат, хәрби припаслар,- ди беренче солдат көннәре турында  Радик. 

Украинаның кораллы көчләре гадәттә кичен штурм башлый. Бу вакытта күктәге пилотсыз очу аппаратларын күрүе шактый авыр. Хәрби вәзгыять «срочник»лар кулына да корал тоттыра. Нәкъ тә кичке эңгер-меңгердә яшь, үткен күзләр дроннарны аулый. Якташыбыз Радик Николаев та 1 ел эчендә автоматы белән 20 пилотсыз очкычны бәреп төшерә. Мондый югары нәтиҗәләргә ирешкән солдатларны, нигездә, хөрмәтләү көтә. Әмма ни сәбәпледер, Радикка кайтып киткәнче бүләген кулына алу насыйп булмый. 

Шуңа да карамастан, күңелен төшерми егет. Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үти, югары класслылыкка имтиханнарны уңышлы тапшырып, өченче класслы хәрби дәрәҗәсенә ия була.

Армиядә бик күп дуслар таптым. Безнең ротада Красноярск, Киров өлкәсе һәм Татарстан егетләре күп иде. Татарлар 34 кеше идек. Бер-беребездән аерылу җиңел булмады. Хәрби хезмәт бик яхшы үтте дип уйлыйм. «Дедовщина» юк, һәр җирдә видеокүзәтү, туклану яхшы. Әни генә Кара Диңгез флотына эләккәч, нык борчылды. Махсус хәрби операция зонасына бик якын бит. Кайтуымны өйдәгеләр өзелеп көтеп алды. Аларның теләкләре чынга ашты, мин исән-сау, елмаеп, көлеп кайтып кердем. Барысы да бик шатландылар, – ди Радик.

 

Ләйсән Газизова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев