Актанышның «Нәмәкәй» командасы «Әйдә, ШаяРТ!» КВН лигасының 2024 ел сезонында II урынга лаек булды
Актанышның «Нәмәкәй» командасы «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының 2024 ел сезонында II урынга лаек булды.
17 декабрьдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды. 2024 елның сезон ябылышы уенында 5 команда катнашты. Җиңүче исеменә «Нәмәкәй» (Актаныш), «Сабалета» (Саба), «Изи» (Мамадыш), «Дилүс улы» (Казан), «Керәшеннәр» (Казан) командалары дәгъва кылдылар. Алар барысы да, ярымфиналда җиңеп, финалга чыккан көчле командалар иде.
2023 елда Актанышның «Нәмәкәй» командасы абсолют җиңүче булган иде. Быелгы сезонда уенчыларыбыз мактаулы II урынга лаек булды. Актанышның данлыклы командасын чын күңелдән котлыйбыз, яңадан-яңа уңышлар телибез!
Уен видеоязмага төшерелде. Киләчәктә аны социаль челтәрләрендә карый алачакбыз. «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының яңа сезоны 2025 елның февралендә башланачак.
Уенчыларга Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров, «ТНВ» телеканалының генераль директоры Илшат Әминов, «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыйров бәя бирде.
«Гомумән алганда, быелгы сезонда татар телендә КВН уйнаучылар артты: май аенда узган Зур фестивальгә 27 (!) команда килде. Бу — рекорд. Чөнки элек фестивальдә катнашучы командаларның саны 20дән артмый иде. „Әйдә, ШаяРТ!“ татар КВН лигасы тарихында беренче тапкыр финалда шундый зур суммада 200 мең сум акчалата бүләк уйнатылды. Бу мөмкинлек Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән булдырылды», — дип искәртте «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев