Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Татарстан Яшьләре

Яңа Әлем укучылары «Хыял» лагеренда ял итә

Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары әле мәктәптән аерылмады. Белем учагы укучылар өчен ял үзәгенә әверелде. Биредә 40 укучы өчен «Хыял» лагере эшли.

 

1 июньнән эшләп килүче «Хыял» лагере ике өлештән тора. Беренчесе 21 көнлек мәктәп яны лагере дип атала. Анда башлангыч сыйныф укучылары ял итә.

Икенчесе- 18 көнлеге паспортлары булган укучылар өчен, егетләр-кызлар ял һәм хезмәт лагеренда мәктәп бакчасында эшлиләр. Барысы 40 бала каникулларын әнә шулай файдалы һәм күңелле итеп уздыра.

Моны без үз күзләребез белән күреп кайттык. Без килгәндә укучылар иртәнге гимнастикага тезелделәр, дәртле татарча көйләргә тәннәрен язып алгач, ашханәгә речевкалар әйтә-әйтә иртәнге ашка киттеләр. Лагерьда өч тапкыр туклану каралган. 

Мәктәп яны лагерена йөрүчеләр лагерь җитәкчесе Эльвира Манихова, башлангыч сыйныф укытучылары Фирая Сәрвәрова, Гөлшат Хәмидуллина белән һәрбер көннәрен кызыклы, мавыктыргыч итеп, табигатьтә үткәрәләр. Балалар белән бергә Чыпчык күленә балык тотарга да төштек.

- Июнь аенда җәйнең бар матурлыгы ачыла, балалар балыкка баруны көтеп ала. Ел саен мәктәп яны лагерена йөрүчеләр белән ике тапкыр шушында киләбез-, ди Фирая Мөбарәк кызы. 

Кызлар, малайлар балык каптыруның серен инде әллә кайчан өйрәнеп беткәннәр. Балыкка дигән җимнәре дә, табышларын салырга чиләкләре дә бар.  Укытучылары, иптәшләре белән бер-берсензә ярдәм-итә-итә иң элек кармак энәсенә җим кигерттеләр, аннан бер-берсен уздыра-уздыра еракка ук кармакларын ташладылар.
Кечкенәләр табигатьтә хозурланганда, олы сыйныф укучылары мәктәп яны тәҗрибә участогын тәртикә китерде. Биредә яшелчә-җиләк-җимешләр, җимеш куаклары үсә.

Теплицалары да бар. Участок шактый гына мәйданны били. Фидания Якупова, Алмазия Габдрахманова әйдәаманлыгында көн саен түтәлләргә су сибү, чүпләр утау оештырыла. Биология укытучысы Фидус Гыйльфанов бакчада эшләү укучыларны күп нәрсәгә өйрәтә, дип саный. 

Болар хакында без алдагы материалларыбызда тулырак яктыртачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев