«Мин-оста» бәйгесендә: Безнең кызлар энә-җеп белән дә дус!
Актанышта «Киләчәккә адым» фестивале кысаларында узучы «Мин-оста » бәйгесе быел да районыбызның иң сәләтле укучыларын берләштерде. Район мәктәпләренең 5–8 сыйныфларында белем алучы кызлар һәм егетләр үз осталыкларын күрсәтеп, кул эшләренә булган мәхәббәтләрен расладылар.
Бәйге барышында кызлар балалар иҗат үзәгендә технологик карта нигезендә галстук тегү белән шөгыльләнде. Алар бирелгән биремнәрне төгәл үтәп, үз фантазияләрен дә кушып, матур һәм үзенчәлекле эшләнмәләр иҗат иттеләр.
Киров мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Зилә Хафизова да бәйгедә актив катнашучыларның берсе. Ул үзенең тәэсирләре белән уртаклашты:
— Бүген мин бирегә зур кызыксыну белән килдем. Алдан нәрсә эшләргә кирәклеген белмәгәч, бераз каушау да булды. Ләкин технологик картаны кулга алгач, акрынлап биремне аңлый башладым. Башта «эшли алырмын микән?» дигән уйлар килде, әмма эшкә керешкәч, барысы да килеп чыга, — ди Зилә.
Зилә тегү серләрен 5 нче сыйныфтан башлап өйрәнә. Мәктәптә ул алъяпкыч, косынкалар кебек төрле эшләнмәләр теккән. Бүгенге көндә дә бу күнекмәләрнең тормышта кирәк булачагына ышана:
— Әлбәттә, бу осталыклар кирәк. Өйдә дә ярдәм итә алам, мәсәлән, сәдәф тага беләм, ертылган әйберне үзем тегеп куям, — дип елмая ул.
Кызыклы факт — Зиләнең укытучысы да аңа бик якын кеше:
— Мине тегәргә әнием — хезмәт укытучым Хафизова Зөлфия Фирдинатовна өйрәтте, — ди ул горурлык белән.
Иске Сәфәр мәктәбеннән Нургалиева Зилә исә галстук өчен эскиз ясап, аны бизәү өстендә эшли. Ул милли бизәкләр кулланып, тамбурлы чигү алымы белән үзенчәлекле композиция тудырырга ниятли.
— Башта бераз каушап киттем, әмма эшли башлагач, барысы да җайланды. Мондый эшләр авыр түгел, киресенчә, кызыклы, мавыктыргыч — ди ул.
Кул эшләре белән шөгыльләнү укучыларга рухи канәгатьлек бирә:
— Бу эш миңа тынычлык һәм канәгатьлек хисе бирә, — дип уртаклаша кыз.
Киләчәктә Зилә Нургалиева үз язмышын укытучылык һөнәре белән бәйләргә тели. Бу да очраклы түгел — кул эшләренә мәхәббәт, иҗатка омтылыш балаларны киләчәк һөнәрен сайлауга этәрә.
Бәйгедә катнашучылар фикеренчә, заманча технологияләр үсеш алса да, кул эшләрен белү һәркем өчен мөһим:
— Хәзер роботлар да тегә, чигә ала. Ләкин кул белән эшләү — ул үзенчәлекле, анда күңел җылысы бар, — ди укучылар.
«Мин-оста » бәйгесе балаларның иҗади сәләтләрен ачу, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү, милли бизәкләрне саклау һәм үстерүдә зур әһәмияткә ия. Мондый чаралар киләчәк буынның кул эшләренә кызыксынуын арттыра һәм аларны яңа үрләргә рухландыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев