Актаныш

Актаныш районы

16+
Татарстан Яшьләре

Яшьләр өчен яңа мөмкинлекләр: Актанышта «Үз эшең» проекты гамәлгә ашырыла

Актаныш районында яшь буын өчен үсеш мөмкинлекләре булдыру юнәлешендә эш актив дәвам итә. Бу эштә «Яшьләр һәм балалар» милли проекты зур роль уйный. Әлеге проект кысаларында яшьләргә төрле мөмкинлекләр ачыла: түгәрәкләрдә шөгыльләнү, грантларда катнашу, яшьләр үзәкләрендә иҗади эшчәнлек алып бару, лагерьларда ял итү, конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашу.

2026 елда да милли проект кысаларында мәктәпләр төзелеше дәвам итә, алдынгы инженер мәктәпләре һәм балалар өчен өстәмә белем бирү үзәкләре үстерелә, заманча яшьләр киңлекләре булдырыла, зур фестивальләр һәм белем бирү чаралары оештырыла.

Актаныш районында бу мөмкинлекләрнең ачык мисалы булып «Яшьлек» яшьләр үзәге эшчәнлеге тора. Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы гранты ярдәмендә үзәк яңа концерт җиһазлары кайтты.

Әлеге яңарыш төрле мәдәни һәм белем бирү чараларын оештыру мөмкинлекләрен киңәйтә, аларны тагын да сыйфатлырак һәм кызыклырак итеп үткәрергә ярдәм итәчәк.

Яңа җиһазлар «Үз эшең» дип аталган грант проекты кысаларында алынды. Бу — авыл яшьләре өчен профориентация программасы.

Проектның төп максаты — бер ай дәвамында мастер-класслар үткәреп, 500дән артык яшь кешене төрле һөнәрләр белән таныштыру һәм аларга практик күнекмәләр бирү.

Программа кысаларында яшьләр түбәндәге юнәлешләр буенча белем алачак:

  • чәчтараш осталыгы,
  • флористика,
  • видеография,
  • кулинария (суши һәм роллылар әзерләү).

Моннан тыш, проектта иҗат юнәлешенә дә зур игътибар бирелә. Катнашучылар гитарада уйнау, рэп музыкасы белән танышу мөмкинлегенә ия булачак. Бу исә яшьләр арасында аралашуны ныгытырга, иҗади мохит тудырырга ярдәм итәчәк.

Проектның бурычлары арасында авыл яшьләре турында статистик мәгълүматлар туплау, яшьләргә практик күнекмәләр бирү, шулай ук сәнгатькә кызыксыну уяту да бар.

Проектта катнашучылар саны түбәндәгечә планлаштырыла:

  • 400 авыл яшьләре,
  • 7 район үзәгендә эшләүче яшьләр,
  • 93 яшьләр берләшмәләре лидеры.

Гомумән алганда, проект 500 кешене колачлаячак.

Проект нәтиҗәсендә район өчен дә, яшьләр өчен дә мөһим нәтиҗәләр көтелә. Авыл яшьләре буенча актуаль мәгълүмат базасы формалашачак, катнашучылар практик һөнәри күнекмәләр алачак, ә бу киләчәктә үз эшләрен башларга яки өстәмә керем табарга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, уртак проектлар өчен актив яшьләр җәмгыяте формалашуы да көтелә.

«Яшьләр һәм балалар» милли проекты яшь буын өчен яңа мөмкинлекләр ача. Ә «Үз эшең» кебек проектлар яшьләргә үз сәләтләрен ачарга, һөнәр сайлауда юнәлеш алырга һәм киләчәккә ышаныч белән карарга ярдәм итә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев