Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Татарстан Яшьләре

Яшьләр сәясәтендә актив катнашучы егетләр өлкәннәр яшәгән йорт тирәсен кардан чистартты

Картлык-шатлык түгел шул. Районыбызда да гомер көзләрен ялгыз каршылаучы өлкәннәр артканнан-арта.

Андый әби-бабайларга быелгы кебек күпләп кар яву да борчулы хисләр уята. Капка, ишек алларындагы карны көри алмавына үртәлеп авырып китәргә дә мөмкиннәр.

Кайберәүләре хәтта кар көрте күмеп киткәч өйләренең тышкы ишекләрен дә ача алмаган.

 "Форпост" оешмасы активистлары нәкъ тә шундый өлкәннәрне шефлыкка алды. Бергәләп ялгызларның йорт тирәләрен, капка алларын кардан чистарттылар, олы юлга кадәр тап-такыр итеп куйдылар. Өлкән яшьтәге ветеран укытучы Хәния Гыймаз кызы яшьләр сәясәтендә актив катнашучы егетләргә- "Форпост" яшьләренә олы рәхмәтләрен белдерде.  Ә алар үз чиратында ветеранны туган көне белән котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев