Актаныш

Актаныш районы

16+
Татарстан Яшьләре

Яшьләребез булдыра: Технология техникумы студентлары Яңа ел мәйданчыгын бизи

Технология техникумы студентлары Яңа ел мәйданчыгын матурлау эшен зур теләк һәм илһам белән башкара. Егет-кызлар тырыша-тырыша райондашларыбызга чын бәйрәм рухы бүләк итү өчен кар сыннары ясый.

Яшьләр биек Кыш бабай һәм Кар кызын махсус баскычлар куеп, зур осталык белән әвәлиләр. Салкын һава торышына да карамастан, алар өшеми дә, туңмый да — күңел җылысы, эшкә булган мәхәббәт, физик хезмәт һәм , әлбәттә яшьлек үзе көч бирә.

Үзара дус-тату, бер-берсенә терәк булып, чын күңелдән матурлык тудыручы тырыш яшьләребезгә ихластан афәрин! Аларның хезмәте Яңа ел бәйрәменең ямен тагын да арттыра.

«Теплосервис» җәмгыяте эшчеләре дә яшьләрдән калышмый, Яңа ел чыршысын җиренә тикереп сафка бастырдылар, матур-матур шарлар элделәр. Чыршының иң өстен кран белән ярдәмендә менеп бизәделәр. Районыбызның хезмәтсөярләренә зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев