Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Татарстан Яшьләре

Кем булырга: Казан, Чаллы югары уку йортлары вәкилләре Актанышның югары сыйныф укучыларына һөнәр сайларга булыша

Бүген Актаныш районының югары сыйныф укучылары өчен «Яшьлек» яшьләр үзәгендә профориентация- һөнәр сайлау буенча бик кирәкле очрашу уза.

Югары сыйныф укучылары алдында һәрвакыт "Кем булырга?" дигән мөһим сорау тора.  Нәкъ менә безнең көннәрдә әлеге пароблема үтә дә актуаль, чөнки хезмәт базарындагы көчле конкуренция мәктәп укучыларын һәм аларның ата-аналарын бу мәсьәлә буенча җентекләп уйланырга мәҗбүр итә. Әлеге сорауга дөрес җавап кешенең киләчәк язмышына йогынты ясый. Югалып калмау, тормышта дөрес ориентлашу, һөнәрләр дөньясында үз урыныңны табу авыр, бигрәк тә мәктәпне тәмамлаган яшь кешегә.

Актаныш районы мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова укучыларны Татарстанның Казан һәм Чаллы шәһәрләрендәге югары уку йортларыннан килгән вәкилләр белән таныштырганнан соң райондагы профориентация эше хакында шәрехләмә бирде. 

Егетләргә һәм кызларга  тормышта үз урынын табарга ярдәм итү һәм профориентация максатында 2023 елның 1 сентябреннән районыбызның барлык мәгариф оешмаларында һөнәри минимумнар кертелде, аны гамәлгә ашыру нигезләмәләре эшләнде. 

Яшьләр җәмгыятькә кирәкле һәм хезмәт базары ихтыяҗларына һәм мәнфәгатьләренә туры килә торган һөнәрне сайларга тиеш. Райондагы 5 мәктәп - 1, 2 нче санлы Актаныәш мәктәпләре, Киров урта мәктәбе, Югары Яхшый төп дәрәҗә эшләүче мәктәп.
«Калганнары база мәктәпләр, 2025 елга бурыч- төп дәрәҗәгә чыгу», диде Раниза Митьяновна.

Дәрестән тыш эшчәнлек, түгәрәкләргә йөрү, профильле, профиль алды сыйныфларында уку югары сыйныф укучысының сәләтен ачыкларга, шушы талант орлыкларына туры килә торган һөнәр сайларга ярдәм итә.

Яр Чаллы дәүләт университетының математика һәм информатика факультеты деканы Елена Краснова, психология-педагогика, дефектология кафедрасы доценты Фирүзә Хәзрәтова, башлангыч мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү теория һәм методикасы кафедрасы доценты Венера Хәйретдинова, КФУның Яр Чаллы институты директоры урынбасары Валерий Гусев, Казан милли эзләнү технология университетыннан Рифат Минһаҗев,

Актаныш район хастаханәсенең кадрлар бүлеге җитәкчесе Айгөл Мөхәммәтдинова, Актаныш районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев үз юнәлешләре буенча укучыларга кыйммәтле мәгълүматлар җиткерделәр, укырга керү шартлары белән таныштырдылар. 

Ләйсән Газизова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев