Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Татарстан Яшьләре

Көзге каникуллар имин үтсен!

Бүген Актаныш муниципаль районы хакимиятендә район халкының, бигрәк тә көзге каникул вакытында мәктәп яшендәге балаларның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган мөһим брифинг узды. Брифингта катнашучы экспертлар каникулларны имин үткәрү, гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм йогышлы авырулардан саклану, профилактикага кагылышлы темалар буенча чыгыш ясады. Бу бигрәк тә көзге чорда актуаль. Балаларның актив ялы вакытында аларның иминлеген һәм сәламәтлеген тәэмин итү, шулай ук тулы канлы ял итү өчен шартлар тудыру мөһим.

Брифингта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең 103 нче санлы янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Илдар Мортазин янгын куркынычсызлыгы, суда һәм бозда сак булу кагыдәләрен аңлатты.

Район мәгариф идарәсе башлыгының тәрбия эшләре буенча урынбасары Фирүзә Гыймадиева көзге каникулларда балалар өчен куркынычсыз һәм кызыклы ял планын тәкъдим итте.

"Яшьлек" яшьләр үзәге җитәкчесе Ализа Хурамшина көзге чорга эш планы белән таныштырды. Игътибар үзәгендә- яшьләр эшчәнлеген активлаштыруга һәм яшь буынны социаль проектларга җәлеп итүгә юнәлдерелгән яңа инициативалар һәм чаралар.

Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова бүгенге брифингта балигъ булмаганнар комиссиясе эшчәнлеге турында сөйләде. 

Брифинг барышында Дилбәр Миркасыйм кызы ата-аналарның үз балаларына игътибарлы булырга кирәклеген ассызыклады, моның өчен үсеп килүче буынга карата күбрәк вакыт бирергә һәм кайгыртучанлык күрсәтергә өндәде.

Актаныш район үзәк хастаханәсе табиб-инфекционисты Кадрия Трегулова көзге чорда йогышлы авырулардан саклану, профилактика эшенең мөһимлеген мисаллар белән аңлатты. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев