Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Татарстан Яшьләре

Районыбыз укучылары «Татар егете, татар кызы» бәйгесендә көч сынаша (фотолар)

Бүген районыбыз укучылар Балалар иҗат үзәгендә «Татар егете, татар кызы» бәйгесендә көч сынаша.

Ел саен уздырылып килүче  "Татар егете, татар кызы" укучылар арасында популяр бәйгеләрнең берсе.

Быел конкурска катнашырга 70 тән артык егет һәм кыз теләк белдергән. Мәртәбәле жюри фикеренчә, әзерлекләре искиткеч яхшы. 

Кызлар һәм егетләр дүрт этапта үзләренең белемнәрен, осталыкларын сыный. 3 минуттан артмаган "Мин бит татар баласы..." темасына визит карточкасында укучы конкурсның тематикасын ачып, гореф-гадәтләрне заманча күзлектән тәкъдим итә.

Иҗади бәйгедә конкурсантлар теманы ачып җыр, бию, шигъри әсәр башкаралар. "Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс" этабында укучылар үзләре пешергән, теккән, чиккән, агачтан ясаган кул эшләнмәләрен жюрига күрсәтәләр.

"Гыйлем-кояш, акыл-канат" интеллектуаль тестта Татарстан һәм татарлар тарихы, милли йола-бәйрәмнәр, гореф-гадәтләрнең килеп чыгышы, татар теле, шигърияте, мәдәният белән бәйле сорауларга җавап бирәләр. 

Жюри рәисе, Байсар мәктәбе директоры Рамил Сәлахов балаларның кул эшләрен нәкъ менә үзләре башкаруга игътибар юнәлтелүен әйтте. Кызлар, егетләр эшләнмәләрне тормышка ашыруларын видео аша аңлаталар яки жюри алдында күпме тоз, он салып пешергәне турында җентекләп сөйләп бирәләр.  "Актаныш укучылары бик талантлылар. Яңа гына "Йолдызлык" үтеп китте. Алар әлеге бәйгеләрдә дә чарланып, остарганнар. Шуңа каравы да күңелле Бер генә көндә 70 укучы белән танышу мөмкин түгел, бәйге әле 11 апрель көнне дә дәвам итәчәк", диде Рамил Җәмигънур улы. 

 "Татар егете, татар кызы" бәйгесе ата-аналарның өйдәге, гаиләдәге тәрбиясен дә чагылдыра.

Әти-әнинең, әби-бабайның төп бурычы- балаларын әдәпле, әхлаклы, татар теленең бөеклеген аңлатып, милләтебезнең терәге итеп үстерү. Бүген гаиләбез белән оныгым өчен җан атарга килдем. Улыбызның сәләтен ачу өчен бергәләп Тукай әкиятләрен күрсәтәчәкбез. Оештыручыларга шундый бәйгене матур итеп үткәргәнәре өчен рәхмәт. Киенү, чишенү өчен бүлмәләр бирделәр. Бу чаралар тәрбияви әһәмияткә ия, - ди Пучы мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Рушанның дәү әнисе 40 ел балалар укыткан лаеклы ялдагы укытучы Илсөя Ибраһимова.

 

Рушан үзе исә чын татар егете матур, көчле, акыллы, үз милләтен өчен җан атып тора торган кеше була дип саный.

 "Татар егете, татар кызы" бәйгесе мәктәп укучылары арасында гына түгел, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында да узды.  7 апрель көнне балалар бакчаларында тәрбияләнүче малайлар һәм кызлар жюри каршында  сәләтләрен күрсәтте. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев