Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Татарстан Яшьләре

Районыбызның 55 укучысы «Алдынгылар хәрәкәте» сафларына кабул ителде

Россиякүләм «Алдынгылар хәрәкәте» көннән-көн тулылана. Балалар, яшьләрне берләштергән әлеге оешма районыбызда да бик матур эшчәнлек башлап җибәрде. Хәзер Актаныш районының «Алдынгылар хәрәкәте»ндә 150 әгъза исәпләнә.

Районыбызның "Алдынгылар хәрәкәте" сафларына тагын 55 яшүсмер кабул ителде.

Тантаналы чарада Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова,  Россия дәүләт балалар һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең республикадагы муниципаль берәмлекләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Гөлфия Абдуллина катнашты. 

"Алдынгылар хәрәкәте"нең оешу тарихы, хәзерге вакыттагы эшчәнлеге белән танышканнан соң яшьләребезне район "Алдынгылар хәрәкәте" җитәкчесе Айгиз Мәгъдәнов тәбрик итеп уңышлар теләде.

- Бүген Пучы, Киров, технология техникумы, Актанышның беренче, икенче санлы мәктәпләреннән, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаттан, кадет-интернат мәктәбеннән укучылар "Алдынгылар хәрәкәтенә  кабул ителде.  Бездә беркемне дә мәҗбүриләү, ирексезләү юк. Укучының үз теләге белән аңлап килүе мөһим. Тагын шунысы бар- безнең сафларда укуында, спортта, мәдәнияттә матур уңышларга ирешүче, ярдәмчел, актив, инициативалы яшьләрне күрергә телибез,- ди район "Алдынгылар хәрәкәте" җитәкчесе Айгиз Мәгъдәнов. 

"Алдынгылар хәрәкәте"нә кабул ителүче яшүсмерләр һәрвакытта туган илең- Ватаның белән бергә, һәрвакытта алда, беренче, укуда да, эштә дә хөрмәтле булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә ант бирделәр. Активларның күкрәкләренә хәрәкәтнең билгесе- түштамгалар беркеттеләр. Наставник- остазлар "Без-бергә!" сүзләре әйтеп яңа әгъзаларның кулларына берләштерүче беләзекләр такты. 

Россия дәүләт балалар һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең республикадагы муниципаль берәмлекләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Гөлфия Абдуллина республикабызның 45 районында  "Алдынгылар хәрәкәте" сафларына кабул итүләр баруын әйтте: 

- Ел ахырына кадәр безнең хәрәкәткә 10 мең баланы кабул итәргә җыенабыз. Бүгенге кебек тантаналы кабул итүләр ноябрь һәм декабрь айларында да булачак- диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев